Үзйөрешле ашлык җыю комбайннарының техник торышының кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүен тикшерү һәм урып-җыю вакытында бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында даими рәвештә күчмә тикшерүләр үткәрелә. Тикшерүләр барышында механизаторларга өстәмә рәвештә кырда урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында таләпләр җиткерелә.
Ашлык җыю комбайны техник яктан төзек, саклагыч тышчалар, янгын сүндерү чаралары - 5 литрдан да ким булмаган 2 янгын сүндергеч, ике көрәк, ике себерке, комлы тартма, 40 литрдан да ким булмаган савытлы булырга тиеш, медицина аптечкасы, комбайн металл конструкциясеннән статик зарядны чыгару өчен чылбыр белән комплектланган булырга тиеш. Ашлык җыю комбайнын эксплуатацияләүче механизаторның үзе белән "F" категорияле таныклыгы булырга тиеш.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.