2024 елның 26 августында «Джи Ти Эм» ҖЧҖ сәнәкле төягечләргә еллык техник карау уздырылды. Техниканы техник карау барышында руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннар торышына, агрегатлар номерларының тапшырылган документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүен тикшерүгә, янгын сүндергечләр, аптечкалар, тракторчы-машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелде. Техник карауга тәкъдим ителгән 22 берәмлек техникадан 20 берәмлегенә ел саен үткәрелә торган техник карау узу турында таныклыклар бирелде. 2 техник карау акты төзелде. Тракторчылар белән куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде.
Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.