Бөгелмә районында комбайннарны имин эксплуатацияләүгә дәүләт күзәтчелеге функцияләрен башкару, мөлкәтне саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, имгәнүләрне киметү, хокук бозуларга каршы көрәшне көчәйтү максатларында ашлык җыю комбайннарын тикшерү дәвам итә.
Тикшерү барышында комбайннарны теркәү һәм техник карау кагыйдәләрен үтәүгә, куркынычсызлык техникасы таләпләре үтәлешенә, янгын куркынычсызлыгына, комбайннарның теркәү мәгълүматларына һәм бу мәгълүматларның техниканың техник торышына туры килүенә, кирәкле документларга (теркәлү турында таныклык, F категорияле тракторчы-машинист таныклыгы) аерым игътибар бирелде.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.