Үзйөрешле ашлык җыю комбайннарының техник торышының кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык, мөлкәтнең сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүен тикшерү максатларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарына күчмә тикшерүләр үткәрелә.
2024 елның 22 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы бүлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм КФХларда комбайннарның эшенә агымдагы тикшерүне уздырды. Тикшерүләр вакытында дәүләт номер билгесе, теркәлү турындагы таныклыклар булуы, файдалануга рөхсәт категориясе булган таныклыклар, техник карау узу турында таныклыклар, шулай ук янгын сүндерү җайланмалары, аптечка, фляга, көрәк белән комплектлануга аерым игътибар бирелде.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.