Алексеевск муниципаль районы физик затларында үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрү

2024 елның 23 августы, җомга

Физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздыру дәвам итә. 2024 елның 21 августында Алексеевск муниципаль районының Коры Көрнәле авыл җирлегендә техника каралды. Техник карауга 11 берәмлек техника китерелде.

    Техник карау вакытында мин – дәүләт техника күзәтчелек инспекторы тарафыннан теркәү документларының, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыкларының, ОСАГО иминиятләштерүенең, дәүләт теркәү билгеләренең булуын тикшерелә, шулай ук номерлы агрегатларны теркәү документлары белән чагыштырыла. Аптечкалар, янгын сүндергечләр, авария хәлендәге тукталыш билгеләре, яктылыкны кире кайтара торган элементлары булган жилетлар, яктылык приборларының төзеклеге һәм машиналарның кырда һәм гомуми файдаланудагы юлларда имин кулланылуына йогынты ясый торган үзйөрешле машиналарның башка параметрлары тикшерелә.

    Карау өчен тәкъдим ителгән барлык машиналар да таләпләргә туры килә.

    Аннан соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык техникасын үтәүнең мөһимлеге турында профилактик әңгәмә үткәрелде.

    РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат җиткерелде. 

 

     Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International