хуҗалыгы җитештерүчеләренең төп бурычы – урып-җыюны сыйфатлы итеп башкару. Ашлык җыю комбайннарын вакытында һәм сыйфатлы ремонтлау кыска агротехник срокларда уңышны сыйфатлы җыеп алырга мөмкинлек бирә. Бөртекле культуралар уңышын җыю эшләрен имин башкаруны тәэмин итү бик мөһим.
Үзйөрешле ашлык җыю комбайннарының техник торышының кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык, мөлкәтнең сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүен тикшерү максатларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарына күчмә тикшерүләр үткәрелә. Техник тикшерү барышында механизаторларга өстәмә рәвештә кырда урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында таләпләр җиткерелә.
Ашлык җыю комбайны техник яктан төзек, саклагыч тышчалар, янгын сүндерү чаралары - 5 литрдан да ким булмаган 2 янгын сүндергеч, ике көрәк, ике себерке, комлы тартма, 40 литрдан да ким булмаган савытлы булырга тиеш, медицина аптечкасы, комбайн металл конструкциясеннән статик зарядны чыгару өчен чылбыр белән комплектланган булырга тиеш. Ашлык җыю комбайнын эксплуатацияләүче механизаторның үзе белән "F" категорияле таныклыгы булырга тиеш.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.