Физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздыру дәвам итә. 21 августта Саба районының Юлбат авыл җирлегендә техника каралды. Техник карауга 5 берәмлек техника китерелде.
Техник карау вакытында без, дәүләт техника күзәтчелек инспекторлары, теркәү документларының, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыкларының, ОСАГО иминиятләштерүенең, дәүләт теркәү билгеләренең булуын тикшерәбез, шулай ук номерлы агрегатларны теркәү документлары белән чагыштырабыз. Шулай ук аптечкалар, янгын сүндергечләр, авария хәлендәге тукталыш билгеләре, яктылыкны кире кайтара торган элементлары булган жилетлар, яктылык приборларының төзеклеге һәм машиналарның кырда һәм гомуми файдаланудагы юлларда имин кулланылуына йогынты ясый торган үзйөрешле машиналарның башка параметрлары тикшерелә.
Карау өчен тәкъдим ителгән барлык машиналар да таләпләргә туры килә һәм техник карау узу турында таныклык алачак.
Тикшерүдән соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында профилактик әңгәмә үткәрелде, анда үзйөрешле машиналар катнашында узган елгы юл-транспорт һәлакәтләреннән мисаллар китерелде. Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат җиткерелде.
Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.