2024 елның 22 августында Нурлат муниципаль районының «Камскойл» АҖ предприятиесендә 8 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрелде. Техник карау вакытында техниканың техник торышы, номерлы агрегатларны чагыштырып теркәү документлары, медицина аптечкасы, янгын сүндергечләр булу-булмавы Хөкүмәтнең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары нигезендә тикшерелде.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.