Баулы шәһәренең «Гарант» ИКК ҖЧҖ имтиханнар узды

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

21 августта «Гарант» ИКК ҖЧҖ оешмасында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге дәүләт инженер-инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АI, AII, AIII, B, C, D, E, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

    Имтиханга 26 кеше гариза биргән иде, 16 кеше килде, шуларның 4се теорияне һәм 1се машина йөртү күнекмәләрен тапшыра алмады. Теоретик һәм практик имтиханнарны уңышлы тапшырганнарга тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы биреләчәк. Барлык имтихан бирүчеләр белән үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде, шулай ук таныклык бирү һәм алмаштыру буенча хезмәтләрне «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

 

    Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International