Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән Азнакай муниципаль районында уртак рейд

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

2024 елның 20 августында, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә, дәүләт техника күзәтчелек территориаль бүлеге инспекторы һәм Азнакай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде.    

   Күчмә тикшерү барышында эксплуатациягә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм, гомумән, транспорт чарасының техник торышы тикшерелде.  Барлыгы 8 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде.

   Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International