Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигына ярашлы рәвештә, 2024 елның 20 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 3 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу, исәпкә кую, техник тикшерү уздыру, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, шулай ук укыту мәсьәләләре каралды.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.