Зәй муниципаль районында чөгендер җыю техникасын кабул иттеләр

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

2024 елның 16 августында район башлыгы Рәзиф Гали улы Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе, "Агросила" АҖ, агрофирмалар белгечләре һәм районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.Г.Гончаров җитәкчелегендәге комиссия чөгендер җыю комбайннарын һәм ROPA Tiger, ROPA Maus төягечләрен кабул итте. Комбайннар яхшы сыйфатлы әзерләнгән һәм шикәр чөгендерен җыя башларга әзер. Рәзиф Галиевич «Агросила-сервис» АҖ иң яхшы бүлекчәсе булган 5 нче ремонт цехы хезмәткәрләренә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде, авыл халкына авариясез эш һәм татлы тамыр җыю чорында һава шартларының уңай булуын теләде. Быел шикәр чөгендерен 22 августта казый башлау планлаштырыла, шикәр заводын 25 августта эшләтеп җибәрәчәкләр. Чөгендер җыю техникасы югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгән. Шикәр заводы шикәр кайнату сезоны башлануга әзер.

 

    Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International