2024 елның 1 июленнән 13 августына кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан, Чаллы шәһәре буенча ЭЭМ ДАИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча уртак күчмә чаралар оештырылды. Чаралар барышында шулай ук 40 берәмлектән артык үзйөрешле техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан үзйөрешле техниканы йөртүче 15 кеше җаваплылыкка тартылды.
Марат Әхмәтшин – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.