Аксубай муниципаль районында гражданнар кабул ителде

2024 елның 9 августы, җомга

2024 елның 9 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Рафил улы Кадыйров Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте.

     7 мөрәҗәгать каралды, аларның күбесе үзйөрешле техниканы теркәүгә, тракторчы-машинист таныклыкларын бирүгә һәм алмаштыруга кагыла иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә җентекле аңлатмалар бирелде.

    Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рәфил улы «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДАҺБУ тракторчы-машинистлар әзерләү буенча уку процессының барышы белән танышты.

     «Аксу-Агро» агрофирмасы ҖЧҖ урып-җыю компаниясе эшләренең барышы белән танышты, механизаторлар белән сөйләште һәм үзйөрешле техниканы куллану процессында куркынычсызлык техникасын һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртте.

 

     Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International