Коррупциягә каршы мониторинг кысаларында он-лайн режимда сораштыру-анкета узарга тәкъдим итәбез! «Эшчәнлек», «Коррупциягә каршы тору», «Он-лайн режимда сораштыру-анкеталау» бүлегенә күчәргә!
Сорауларга Сез биргән җаваплар ярдәмендә без төгәл һәм тулы мәгълүмат алырга, аны анализларга һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга өметләнәбез. Безнең анкета – аноним, респондентның фамилиясе беркайда да телгә алынмый, һәм сорауларга җаваплар гомумиләштерелгән рәвештә генә кулланылачак.
Без Сезгә ярдәмегез, безнең эштә катнашырга әзерлегегез өчен алдан ук рәхмәт белдерәбез!
Э.Р.Галиева
Оештыру-хокукый һәм кадрлар эше бүлегенең әйдәп баручы белгече – коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы.