2024 елның 7 августында, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен тикшерү буенча уртак профилактик рейд нәтиҗәсендә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә районы бүлеге инспекторлары тарафыннан 9.3 статья буенча бер административ материал һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары тарафыннан 12.8 ст. 1 өлеше буенча бер административ материал төзелде.
Юл йөрү кагыйдәләрен һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү генә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары куркынычын киметә.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.