2024 елда техник тикшерүләр уздыруның план-графигына ярашлы рәвештә, 2024 елның 7 августында «Алкоторг» ҖЧҖ үзенең техникасын 29 берәмлек күләмендә Кощаково авылындагы 3 сәнәгать мәйданчыгында техник тикшерүгә тәкъдим итте.
Техник карау вакытында куркынычсызлык таләпләренә туры килгән электроштабелерларның һәм электр төягечләрнең техник торышына - күтәрү-транспорт механизмнарының, тавыш сигналының, руль идарәсенең, яктылык приборларының төзеклегенә, медицина аптечкасы, янгын сүндергечләр булуына, теркәү документларында күрсәтелгән номер агрегатларының туры килүенә, категорияләрнең булуына һәм туры килүенә аерым игътибар бирелде, төяү-бушату эшләре операторларының тракторчы-машинист таныклыкларында квалификацияләре булу-булмавы каралды.
Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, ачыкланган бозулар буенча 2 техник тикшерү акты төзелде. Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.