Агымдагы елның 7 августында Каенлык һәм Дөбъяз авыл җирлекләрендә техника каралды. Техник карауга 15 берәмлек техника китерелде.
Техник тикшерү барышында эксплуатация вакытында куркынычсызлыкка йогынты ясый торган төп параметрлар, беренчел янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чараларының булуы, номерлы агрегатларның туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде. Юл хәрәкәте иминлеге техникасы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.