2024 елның 9 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты: 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (84344) 2-89-18, 8 (843) 221-77-85.
Кабул итү түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак: Аксубай ш.т.п., Ленин ур., 8.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.