2024 елның 3 августында «Казан» гаилә үзәгендә авиациягә багышланган «Мин күкне сайлыйм» исемле бәйрәм узды. Чарада югары уку йортлары һәм профильле предприятиеләр катнашты, ә авиация техникасын карарга өлкәннәр дә, балалар да килде.
Тамашачыларга авиация сәнәгате предприятиеләре катнашында «Һөнәри ориентация аллеясы»н, байкерларның күрсәтмә чыгышларын күрсәттеләр. Казансу акваториясе өстеннән авиация техникасы очып узды. Авиация техникасыннан тыш, чарага 5 аттракцион җәлеп ителде. Алар барысы да Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә (алга таба - Идарә) тикшерү һәм дәүләт теркәвен уздылар һәм чарада катнашу өчен кертелделәр.
Хөрмәтле аттракцион эксплуатантлары! Идарә искәртә, элек теркәлгән аттракционның булу урыны буенча вакытлыча дәүләт теркәвенә алу өчен эксплуатантка (вәкилгә) дәүләт техник күзәтчелек органына документлар җыелмасын һәм аттракционны дәүләт теркәвенә алу турында таныклык тапшырырга кирәк.
Элек теркәлгән аттракционның булу урыны буенча вакытлыча дәүләт теркәве гаризада күрсәтелгән вакытка гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта мондый срок эксплуатантның аттракционнан файдалану хокукын раслый торган документның һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча махсуслаштырылган оешма тарафыннан бирелгән аттракционны эксплуатацияләү вакытын озайту шартларын һәм мөмкин булган срогын үз эченә алган бәяләмәнең гамәлдә булу вакытыннан артыграк була алмый.
Аттракционны дәүләт теркәвенә куюдан баш тарту өчен нигезләр булмаганда, элек теркәлгән аттракционның булу урыны буенча вакытлыча дәүләт теркәвенә алу турында карар кабул ителә. Эксплуатантка (аның вәкиленә) имза куеп, аттракционны дәүләт теркәвенә алу турында таныклык бирелә.
Сергей Грачев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе.