Расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш районы бүлеге агымдагы елның 1 августында юл-төзелеш техникасын техник карады. Техник тикшерүгә 43 берәмлек төрле үзйөрешле машиналар тәкъдим ителгән иде. Нәтиҗәдә, техник тикшерүгә тәкъдим ителгән барлык машиналар алга таба эксплуатациягә кертелде һәм аларда техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк. Техник тикшерү үткәргәндә һәр механизатор белән юл-төзелеш техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча кыскача инструктаж үткәрелде. Бу эш әлеге категориягә караган үзйөрешле машиналарның тирә-юньдәгеләр өчен зур куркыныч тудыруы һәм, еш кына юллар буйлап автотранспорт чаралары тыгыз график белән хәрәкәт иткәндә, катлаулы юл шартларында файдаланылуы белән аңлатыла.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.