Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында техник карау дәвам итә

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районында техника саны көннән-көн арта бара, шуңа күрә үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын имин эксплуатацияләүне контрольдә тоту органнарына да таләпләр арта. Кайвакыт вазыйфаи затларның да, техника белән идарә итүчеләрнең дә җавапсыз мөнәсәбәте төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.  Шуңа күрә имин эксплуатацияне саклауга юнәлдерелгән чараларның берсе – үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник яктан карау.  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы техник карау турында»2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) Үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник карау  уздыру кагыйдәләренең 5 пункты, «б» пунктчасы нигезендә, машиналар ел саен техник карау узарга тиеш.

22 июльдән 30 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан КФХ «Клементьев Ф.Н.», КФХ «Афанасьев А.В.», КФХ «Амосов А.Н.», КФХ «Артемьев В.Н.», КФХ «Алимбеков З.И.», ШЭ «Усманов М.З.», КФХ» Әхҗәмов Р.Х.», КФХ «Майорова О.В.» хуҗалыкларында, шулай ук Татар Упкыны авылының шәхси хуҗалары үз техникаларын тәкъдим иттеләр. 

Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.  Техник карау вакытында куела торган таләпләргә туры килми торган техникага техник карау акты рәсмиләштерелде.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде.

 

            Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International