Тәтеш муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгының агымдагы елда башкарылган эшләр, агросәнәгать комплексы техникасын техник карау нәтиҗәләре һәм 2024 елгы урып-җыю кампаниясенә әзерлек турында доклады

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

2024 елның 29 июлендә Тәтеш муниципаль районында район активы утырышы булды. Төп мәсьәләләрнең берсе – Тәтеш шәһәре һәм муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгының 2024 елда башкарылган эшләр, агросәнәгать комплексы техникасын техник карау нәтиҗәләре һәм 2024 елгы урып-җыю кампаниясенә әзерлеге турындагы доклады.        Бүгенге көнгә Тәтеш районы агрофирмалары һәм КФХлар файдалана торган 585 (93%) техниканың 545е техник карау өчен тапшырылган, шул исәптән 105 (77%) ашлык җыю комбайнының – 81е. Техник карау үткәрү барышында янгын сүндерү чараларының төзек булуына һәм ягулык белән туклану системаларының герметик булуына аерым игътибар бирелгән.

 

        Максим Курков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International