Әгерҗе муниципаль районында ЮХИДИ белән уртак рейд узды

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

2024 елның 31 июлендә, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд узды. ЮХИДИ инспекторы С.В.Тукаев һәм Әгерҗе МБ башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Әлмөхәммәтов Р.Р. белән берлектә район буенча рейд үткәрелде. Барлыгы 5 берәмлек техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча транспорт чарасы йөртүчесенә 1 карар төзелде.

       

    Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International