"БЕЛЫЙ КРЕМЛЬ" СЫРА ЗАВОДЫ" ҖЧҖ оешмасында, инструменталь контроль чараларын кулланып, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздырылды. 23 берәмлек техника каралды, барлык техника да техник яктан төзек иде.
Техник карау тәмамланганнан соң техниканы әзерләүгә кыскача анализ ясалды, үзйөрешле машиналар, шул исәптән 2023 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт чаралары катнашындагы һәлакәтләр һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде. Бирелгән сорауларга җаваплар бирелде.
Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.