Азнакай муниципаль районында Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы белән эшлекле очрашу узды

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

2024 елның 29 июлендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы, полиция капитаны Р.Р.Гайнетдинов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ш.М.Гаскәров эшлекле очрашу үткәрделәр.

    Очрашу барышында уздырыла торган чараның максатлары һәм бурычлары билгеләнде, кыр эшләрен уздыру чорында үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү процессында зур габаритлы техника катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау һәм хокук бозуларны кисәтү максатында бергәләп юлга чыгу даталары һәм вакыты билгеләнде. Үзйөрешле техникага вакытында техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре, авыл хуҗалыгы техникасының гомуми файдаланудагы юлларда, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт итүен контрольдә тоту, оештырылган колонна составында хәрәкәт итә торган мондый машиналарны озата бару таләпләренең үтәлеше, шулай ук барлык кирәкле документациянең булуы турында фикер алыштылар.              

   Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International