«ЦПК-Татнефть» хосусый мәгариф учреждениесенең Лениногорск филиалы мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләп чыгарды. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы укучылардан имтихан алды. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр.
Практик имтихан сазлык машинасында узды.
Гариза биргән 10 курсантның 9ы имтихан тапшыруга кертелде, 7се сынауны уңышлы тапшырды.
Материалларны Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенә тапшырганнан соң, алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар. Сынауны тапшырмаганнар өчен кабат имтихан билгеләнде.
И.Н.Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.