Шушы көннәрдә Лениногорск муниципаль районында урып-җыюга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, Министрлыкның бүлек башлыгы Илнар Габбасов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлеге башлыгы Илнур Галимов, Россельхозцентр һәм авыл хуҗалыгы идарәсе бүлеге белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре составындагы комиссия хуҗалыкларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.
Быел район кырларына урып-җыюга 65 комбайн чыгачак. 21,5 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыясы бар, майлы культуралар – 24,6 мең га. Бер комбайнга булачак йөк 700 гектар ашлык туры килә. Шуннан чыгып, комиссия эше вакытында комбайннарның техник торышына, аларның герметлашуына аерым игътибар бирелде, шулай ук комбайннарга техник ярдәм оештыруны да тикшерделәр.
Комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары белән туплануына аерым игътибар бирелде. Хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Урып-җыю чорында кырларда күчмә ремонт бригадалары һәм янгын сүндерү өчен сулы савытлар белән транспорт чаралары эшләячәк.
Комиссия «Союз-агро» ҖЧҖ, «Август-Лениногорск» ҖЧҖ һәм «Маркс» ҖЧҖ урып-җыюга әзерлеген югары бәяләде.
И.Н.Галимов – ТР Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.