Узган атнада, Тукай муниципаль районында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү буенча тикшерү узды. Төп бурыч – үзйөрешле техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүнең мәҗбүри таләпләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешенә күзәтчелек итү. Рейд барышында 8 берәмлек техника тикшерелде, аларның берсе кагыйдәләрне бозып эксплуатацияләнә иде, нәтиҗәдә әлеге техника механизаторына административ беркетмәләр төзелде.
А.Р.Әхмәтшин – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе