Питрәч муниципаль районында урып-җыю эшләре башланды

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Питрәч муниципаль районының «Агролак-К» ҖЧҖ коллективы 2024 елгы урып-җыюга кереште. Узган атнада Е.А.Федотов һәм А.А.Вәлиев идарәсендә Полесье КЗС 1228-29  исемле 2 комбайнда 270 гектар мәйданда көзге бодай суктыру эшләре башланды.

Тикшерү вакытында урып-җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә техник тикшерү уздыру таләпләре буенча хокук бозулар, янгын куркынычсызлыгы таләпләре ачыкланмады. Агроном фаразларынча, бу кырдан уңдырышлылык гектардан 28-30 ц булыр дип фаразлана, дымлылык – 15-16%.

 

   В.В.Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International