2024 елның 12 июлендә иген җыю техникасының хуҗалыклар арасында уңыш җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген тикшерү буенча республика конкурсын үткәрү кысаларында Биектау районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Фәттахов Рафаэль Мәхмүт улы җитәкчелегендә конкурс комиссиясе эшләде. Конкурс барышында комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерде. Техник торышка, шулай ук теркәү документлары, тиешле категориядәге таныклыклар булуга, дару кирәк-яраклары һәм янгынга каршы чаралар белән комплектлануга, янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләрен һәм нормаларын үтәүгә, ремонтлаучы күчмә һәм янгын сүндерү машиналары булуга, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чараларны үтәүгә, ашлык складларының һәм булган ашлык киптергечләрнең әзерлегенә һәм торышына аерым игътибар бирелде. Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә һәм предприятиедә куркынычсыз хезмәт шартлары булдыруга юнәлдерелгән, ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә җитештерү травматизмын киметергә яки булдырмаска мөмкинлек бирә торган оештыру-техник характердагы чаралар комплексына игътибарны юнәлттеләр. Ашлык җыю комбайннарын региональ һәм федераль дәрәҗәдәге юллар буенча йөртү мәсьәләләре каралды. Шулай ук барлык ашлык җыю комбайнына герметиклык һәм ашлык югалту фактын билгеләү өчен дә тикшерү үткәрделәр.
Конкурс нәтиҗәсендә комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынны 66 балл туплаган Б.А.Хәмдиев КФХ алды, икенче урында – 65 балл җыйган «Агротехнология» ҖЧҖ, өченче урынны 65 балл җыйган «Битаман» ҖЧҖ алды.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.