Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2024 елда уңыш җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» боерыгына ярашлы рәвештә, 2024 елның 12 июлендә Зеленодольск муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россельхозцентр, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре, шулай ук агросәнәгать комплексы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында конкурс комиссиясе район хуҗалыкларын әйләнеп чыкты.
Эш вакытында комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген, урынга чыгучы ремонт машиналарының, янгын сүндерү машиналарының булуын, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чараларның үтәлешен, ашлык складларының һәм булган ашлык киптергечләрнең әзерлеген һәм торышын бәяләде.
Ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым басым ясалды, дежур янгын сүндерү бригадаларын тәэмин итүне таләп иттеләр, ашлык җыю комбайннарын гомуми файдаланудагы юллар буенча күчерү мәсьәләләре каралды. Шулай ук туфрак эшкәртү өчен төп эшкәртү машиналары комплексы анализланды һәм тикшерелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ алды, икенче урында – Җиһаншин КФХ, өченче урын «Авангард» АҖ бирелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.