Апас муниципаль районында урып-җыю техникасы кабул ителде

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

2024 елның 11 июлендә Апас муниципаль районында 2024 елга уңыш җыюга әзерлек буенча АСК оешмалары арасында урып-җыю техникасы кабул ителде. Бәяләү комиссиясе Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Д.А.Яшин җитәкчелегендә эшләде.

Комиссия районның сигез хуҗалыгында булды.  Чарада Апас муниципаль районы башлыгы А.Г.Җиһаншин, механизация буенча консультант М.Р.Әхтәриев, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Ф.Солтанбәков, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Н.К.Гыйсмәтуллин, шулай ук хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Ашлык җыю техникасын карады, урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы мәсьәләләрен өйрәнде. Техниканы бер урыннан икенче урынга күчергәндә аны ИТР катнашында һәм ургычларын транспорт торышында гамәлгә ашырырга кирәклеге турында ассызыклап үтелде. Комбайннар арасындагы дистанцияне, башка транспорт чаралары узып китә алу мөмкинлеге өчен, оптималь арада үтәргә кирәк. Комбайннар хәрәкәте маршрутлары торак пунктларны урап узарга һәм гомуми файдаланудагы юлларны минималь кисеп узарга тиеш. Механизаторларны хезмәткә түләү бәяләре белән таныштырдылар, урып-җыюда катнашучы эшчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмә хакында җиткерелде.

Конкурс нәтиҗәсендә комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын И.Ф Шаһабиев КФХ хуҗалыгына бирелде – 69 балл. Икенче урында – «Апас-Мол» ҖЧҖ Горбунов бүлекчәсе – 67 балл һәм өченче урында – «АгроАктив» АХП ҖЧҖ – 66 балл.

Комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2024 елгы уңышны җыюга һәм туфрак эшкәртүгә югары әзерлектә булуын билгеләп үтте.

 

           Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International