Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2024 елда уңыш җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» боерыгына ярашлы рәвештә, 2024 елның 11 июлендә Тукай муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе район хуҗалыкларын әйләнеп чыкты.
Эш вакытында комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген, урынга чыгучы ремонт машиналарының, янгын сүндерү машиналарының булуын, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чараларның үтәлешен, ашлык складларының һәм булган ашлык киптергечләрнең әзерлеген һәм торышын бәяләде. Ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым басым ясалды, дежур янгын сүндерү бригадаларын тәэмин итүне таләп иттеләр, ашлык җыю комбайннарын региональ һәм федераль дәрәҗәдәге юллар буенча үзйөрешле машиналар маршруты буенча утлы маякчыклы махсус машиналар ярдәмендә озата бару мәсьәләләре каралды. Шулай ук урып-җыелган мәйданнарда туфрак эшкәртү өчен туфракны төп эшкәртү буенча машиналар комплексы анализланды һәм тикшерелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Ворошилов филиалы «Әнәк» агрофирмасы, «Гигант» ҖЧҖ, Сәйдәшев исемендәге АХП ҖЧҖ, «Кама» агрофирмасы ҖЧҖ яхшы әзерлек күрсәтте.
Марат Әхмәтшин – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.