Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында 2024 елда уңыш җыю һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс

2024 елның 12 июле, җомга

Агымдагы елның 12 июлендә Теләче муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы бүлеге башлыгы И.Р.Баев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Х.Низаметдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган комиссия, район агрофирмасы белгечләре, «Комбайннар парады»н үткәреп, урып-җыю техникасының, туфракны төп эшкәртү өчен агрегатларның әзерлеген бәяләделәр.

    Тикшерү вакытында ашлык җыю комбайннарының техник торышына, шулай ук теркәү документлары, тиешле категориядәге рөхсәт таныклыгы, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Шулай ук ашлык югалту фактын ачыклау өчен сайланма суктыру да уздырылды.  Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Август Тюлячи» ҖЧҖ алды, районның башка хуҗалыклары да 2024 елгы уңыш җыюга яхшы әзерлек күрсәттеләр.

 

 

    Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International