Балтач муниципаль районында районның агросәнәгать комплексы оешмаларының ашлык җыю комбайны, транспорт чаралары һәм ашлык агымы җиһазлары паркын 2024 елгы ашлык культуралары уңышын җыюга вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү максатыннан конкурс узды.
Иген җыю техникасының хуҗалыклар арасында уңыш җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген тикшерү буенча республика конкурсын үткәрү кысаларында Балтач районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Фәттахов Рафаэль Мәхмүт улы җитәкчелегендә конкурс комиссиясе эшләде. Конкурс барышында комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген, аларның техник торышын, шулай ук теркәү документларының, тиешле категориядәге таныклыкларның булуын, дару кирәк-яракларының һәм янгынга каршы чаралар белән комплектлануны, янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләрен һәм нормаларын үтәүне, ремонтлау һәм янгын сүндерү машиналарының булуын тикшерде, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чаралар, ашлык складларының һәм булган ашлык киптергечләрнең әзерлеге һәм торышы каралды. Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә һәм оештыру-техник характердагы, предприятиедә куркынычсыз хезмәт шартлары булдыруга юнәлдерелгән, ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә җитештерү травматизмын киметергә яки булдырмаска мөмкинлек бирә торган чаралар комплексына аерым басым ясалды. Ашлык җыю комбайннарын региональ һәм федераль дәрәҗәдәге юллар буенча йөртү мәсьәләләре каралды. Шулай ук барлык ашлык җыю комбайнына герметиклык һәм ашлык югалту фактын билгеләү өчен дә тикшерү үткәрделәр. Комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2024 елгы уңышны җыюга югары әзерлектә булуын билгеләп үтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Кызыл юл» АХПК алды, икенче урында – «Активист», өченче урында – «Яңа тормыш» АҖ.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.