2024 елның 11 июлендә Кайбыч муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2024 елгы уңышны җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Д.А.Яшин, район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россельхозцентр, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре, шулай ук хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында комиссия районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды.
Комбайнны эшкә техник яктан дөрес әзерләү – өзлексез эшләүнең нигезе, рациональ технологик көйләүләрне үтәү, агрегатның эш органнары режимының тотрыклылыгын һәм, нәтиҗәдә, комбайнның җитештерүчәнлеген арттыру һәм ашлык югалтуларын киметү гарантиясе.
Комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерде, урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре өйрәнелде, урып-җыюның сыйфатына кагылышлы агротехник таләпләр һәм механизаторларга матди кызыксындыру шартлары турында җиткерелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Август-Кайбицы» ҖЧҖ алды, икенче урында – И.Р.Җәләлиев КФХ һәм «Туган як-Агро» ҖЧҖ, өченче урында – «Подберезье» АСК ҖЧҖ.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.