11 июльдә Кама Тамагы муниципаль районында ашлык җыю комбайннарының 2024 елгы урып-җыюга әзерлеге тикшерелде. Кабул итү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы раслаган график нигезендә үткәрелде. Аның составына район администрациясе башлыгы Наил Вазыйхов, ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Яшин, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев, «Россельхозцентр» ФДБУ ТР буенча филиалының Кама Тамагы районара бүлеге башлыгы Роберт Ганибаев, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Хәмит Гайнуллин һәм башка белгечләр кергән комиссия ашлык җыючы комбайннарны кабул итте, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең киләчәк уңышны кабул итәргә әзер булган ындыр табагын карадылар. «Август- Камское Устье» ҖЧҖ иген җыюга 100% әзер, «Олы Кариле» ҖЧҖ хуҗалыгына тулы әзерлектә булу өчен тагын бер атна вакыт кирәк, комиссия әнә шундый нәтиҗә ясады. Тикшерү 2 урында оештырылды. Чара барышында Наил Альберт улы, Дмитрий Александрович механизаторларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм төп бурычны билгеләделәр – басулардан үстерелгән уңышны сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп, саклау өчен салу, шул ук вакытта куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау таләпләрен катгый һәм төгәл үтәү турында да искәртеп уздылар.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.