2024 елның 10 июлендә Бөгелмә муниципаль районында урып-җыю техникасын 2024 елда уңышны җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә кабул итү үткәрелде. Тикшерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге башлыгы И.Х.Габбасов һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге С.А.Попов тарафыннан уздырылды. Тикшерү барышында теркәлү документларының, тиешле рөхсәт категориясендәге таныклыкларның, аптечкаларның, янгын сүндерү чараларының булу-булмавына, тышкы яктырту приборларының, тавыш сигналының төзеклегенә махсус игътибар бирелде. Кабул итү барышында ашлык җыю комбайннарының герметиклыгы тикшерелде.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.