10 июльдә Азнакай районында хуҗалыклар арасында иген җыю техникасының уңыш җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген тикшерү буенча республика конкурсын үткәрү кысаларында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының АСК ИТТ бүлеге башлыгы И.Х.Габбасов җитәкчелегендә конкурс комиссиясе эшләде, аның составында район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.А.Исламов, муниципаль район ягыннан комиссия эшендә шулай ук дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Ш.М.Гаскәров, механизация идарәсе консультантлары Н.В.Ситдыйков, игенчелек буенча А.Г.Сәмигуллина һәм «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалының район бүлеге башлыгы М.Р.Хәсәншина катнашты, алар районның 8 хуҗалыгында булдылар.
Конкурс барышында комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген, ремонтлау машиналарының, янгын сүндерү машиналарының булуын, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чаралар үтәлешен, ашлык складларының һәм булган ашлык киптергечләрнең әзерлеген һәм торышын тикшерде. Ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым басым ясалды, дежур янгын сүндерү бригадаларын тәэмин итүне таләп иттеләр, ашлык җыю комбайннарын региональ һәм федераль дәрәҗәдәге юллар буенча үзйөрешле машиналар маршруты буенча утлы маякчыклы махсус машиналар ярдәмендә озата бару мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, конкурс барышында комиссия ашлык җыеп алынган мәйданнарны эшкәртү һәм хуҗалыкларда булган МТП егәрлекләренә дә игътибар итте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Союз-Агро» ҖЧҖ - 69 балл, «Таллы-Бүләк» АХҖК - 68 балл, «Закирова Л.А.» КФХ 67 балл белән яхшы әзерлек күрсәтте.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.