Чирмешән авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау үткәрелде. Тикшерүгә 18 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Шуларның 14е – трактор һәм 4се – тагылма.
Тракторларның һәм арбаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.