2024 елның 10 июлендә Зәй муниципаль районында «Комбайннар парады» узды – «Зәй» АФ ҖЧҖ, «Восток» АФ ҖЧҖ, «Зәй шикәре» АФ ҖЧҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ ашлык җыю техникасы әзерлек дәрәҗәсе буенча кабул ителде. Анда Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе вәкиле М.А.Халиков, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы, «Агросила Групп» ЯАҖ җитәкчелеге һәм белгечләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм район агрофирмалары вәкилләре катнашты.
Комиссия комбайннарның техник торышын, герметиклыгын, аптечкалар һәм янгынга каршы чаралар белән комплектлануын, кирәкле документларның булуын, янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләре һәм нормаларының үтәлүен тикшерде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны – «Восток» агрофирмасы, 2 нче урынны – «Зәй шикәре» агрофирмасы, 3 нче урынны «Союз-Агро» ҖЧҖ алды.
В.Г.Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.