Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән берлектә, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Нигъмәтҗан С.М., игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Батыршин Э.Г. җитәкчелегендә, әйдәп баручы белгеч Идрисов Р.Р., Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Гатауллин А.З. һәм муниципаль район ягыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Мәүләвиев Р.И. катнашында Түбән Кама районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында уңышны җыюга әзерлек һәм туфракны төп эшкәртү буенча конкурс үткәрелде. Нәтиҗәләр буенча «ОРСИС-АГРО» ҖЧҖ, «Союз Агро» ҖЧҖ, «КАРМАЛЫ» агрофирмасы» ҖЧҖ яхшы әзерлек күрсәтте.
Эшләгәндә, ашлык җыю комбайннарының әзерлегенә, комплектлауга һәм янгынга каршы чаралар булуына аерым игътибар бирелде. Барлык комбайннар – янгын сүндерү чаралары (янгын сүндергечләр, көрәкләр, комлы тартма, күн һ.б. кирәк-яраклар), комбайнчылар – махсус киемнәр, яктылыкны кире кайтаручы жилетлар, шулай ук медицина кирәк-яраклары белән җиһазландырылган. Вак-вак хокук бозулар ачыкланды, алар урында ук бетерелде. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.