Техник караулар үткәрүнең еллык графигы нигезендә, районда ашлык җыю техникасы өлешендә тикшерүләрне үткәрү буенча чаралар бара.
2024 елның 10 июлендә «Август-Тюлячи» ҖЧҖ чираттагы техник карау узды, анда 8 берәмлек техника тәкъдим ителде. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларның эксплуатация вакытында куркынычсызлык таләпләренә туры килүе тикшерелде. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Шунысын аерым билгеләп үтәргә кирәк, барлык комбайннар 5 литрлы янгын сүндергечләр белән җиһазландырылган, бу агымдагы җәйнең һава шартларында максатка ярашлы булып тора.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.