Саба аграр көллиятендә имтиханнар кабул ителде

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бу атнада Саба аграр көллиятендә В, С, D, Е, F категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Теоретик өлеш компьютерда «Гостехнадзор Экзамен» программасында тапшырыла. Теоретик өлешне тапшырган кешеләр «Саба» ҖЧҖ территориясендә имтиханның гамәли өлешенә кертелә. Исемлеккә кертелгән 21 кешенең 13е төрле категорияләр буенча теоретик һәм практик өлешләрен уңышлы тапшырды, алар тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Имтихан тапшырмаган кешеләр өчен август аенда кабат сынау оештырылачак.

Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International