2024 елда Алабуга районында уңыш җыю һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Алабуга муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында уңыш җыю һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды. «Казан ДАУ» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры В.М.Медведев җитәкчелегендәге комиссия, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мобилизацион әзерлек һәм гадәттән тыш хәлләр секторы мөдире А.Р.Сәлахов, Алабуга районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.М.Шыяпов, шулай ук Алабуга районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы В.А.Косов «КОЛОС» АҖК, «МИР» ҖЧҖ, «ЯҢА ЮРАШ» ААҖ, «СВЕТЛАЯ ДОЛИНА» ҖЧҖ, Ф.Г.Әхмиҗанов КФХ, «ЯШЬ КӨЧ» АФ хуҗалыкларында булдылар.

Эш вакытында комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген, урынга чыгучы ремонт машиналарының, янгын сүндерү машиналарының булуын, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чараларның үтәлешен, ашлык складларының һәм булган ашлык киптергечләрнең әзерлеген һәм торышын бәяләде. Ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым басым ясалды, дежур янгын сүндерү бригадаларын тәэмин итүне таләп иттеләр, ашлык җыю комбайннарын региональ һәм федераль дәрәҗәдәге юллар буенча үзйөрешле машиналар маршруты буенча утлы маякчыклы махсус машиналар ярдәмендә озата бару мәсьәләләре каралды. Шулай ук урып-җыелган мәйданнарда туфрак эшкәртү өчен туфракны төп эшкәртү буенча машиналар комплексы анализланды һәм тикшерелде.  Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынны «ЯШЬ КӨЧ» АФ алды (63 балл), икенче урында – «КОЛОС» АҖК (63 балл) һәм өченче урында – «АММОНИЙ АГРОТЕХНОЛОГИИ» ҖЧҖ (58 балл).

М.М.Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International