Янил авылында Кукмара районы аграр көллиятендә имтиханнар узды

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Кукмара районы аграр көллияте базасында «ВСDEF» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен 24 кеше сынауга кертелде. Алар арасыннан 20 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды, гамәли өлешен һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 16 укучы нәтиҗәле тапшырды.

   Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар шушы көннәрдә тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак. Бирә алмаганнар өчен кабат сынау 7 көннән соң булачак.

 

   Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International