Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейд уздырылды

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Агымдагы елның 26 июнендә Мамадыш районында ЮХИДИ белән берлектә үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар эксплуатациясен тикшерү буенча уртак профилактик рейд узды. Төп бурыч – үзйөрешле техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүнең мәҗбүри таләпләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешенә күзәтчелек итү. Рейд барышында 8 берәмлек техника тикшерелде, аларның берсе кагыйдәләрне бозып эксплуатацияләнә иде, нәтиҗәдә әлеге техника механизаторына административ беркетмәләр төзелде. 

 

   Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International