Яңа Чишмә районында физик затларга караган техникага техник тикшерү тәмамлана

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Яңа Чишмә районы авыл җирлекләрендә физик затларга караган үзйөрешле машиналар, тракторлар һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыру тәмамлана. Барлык намуслы хуҗалар үз техникаларын расланган график буенча тәкъдим иттеләр.

     Техник тикшерү барышында эксплуатация вакытында куркынычсызлыкка йогынты ясый торган төп параметрлар, беренчел янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чараларының булуы, номерлы агрегатларның туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде. Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

   Техниканы теге яки бу сәбәпләр аркасында күрсәтә алмаган хуҗалар белән эш ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 

    Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International