2024 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Серп и Молот» ҖЧҖдә техник карау уздырылды. Әзерлек линиясенә 20 берәмлек үзйөрешле техника куелган иде. Техник карауның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарның милекчеләре һәм комбайнчылар тарафыннан ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эшләтү, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген, әйләнә-тирә мохитне саклауга ирешү. Моның өчен һәм берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнгән, ә әлеге техниканың эксплуатациясе махсус укытылган персоналга тапшырылган булырга тиеш.
Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Барлык тәкъдим ителгән техника таләпләргә туры килә иде, аларга тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.